«ЭКО Go» – кече яшьтәге мәктәп балалары өчен клуб

Клубның шигаре: «Парклар булсын, гөлләр чәчәк атсын, без сәламәт булып үсик»

«ЭКО Gо» клубы,  Россиядә һәм Татарстанда Экология елы кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе базасында 2017 елда барлыкка килә. Клуб кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик тәрбия бирүгә нигезләнеп төзелгән. Клубта чаралар айга бер тапкыр үткәрелә.

Максатлар:
1. Укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү, аларның экологик аңын үстерү.
2. Табигатькә карата шәфкатьлелек һәм җир йөзендәге барлык җан ияләре өчен җаваплылык хисләре тәрбияләүдә ярдәм итү.
3. Балаларда китап укуга кызыксыну уяту һәм аларны китапханәгә тарту.

Бурычлар:
1. Укучыларда табигатьне саклау эшендә катнашу теләге тудыруда булышу.
2. Китапханәне популярлаштыру. Әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны саклау һәм яклау турындагы китапларны укуга тарту.

Клуб әгъзалары уеннарда, мастер-классларда, фикер алышуларда һәм әңгәмәләрдә бик мавыгып катнаша.

цдб 22.04.17 театр пост
DSCN5475
IMG_3572
IMG_3158 шурале
DSCN5472
DSCN0828
DSCN0477

Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 61 нче йорт (Яңа шәһәр, 17/15). Үзәк балалар китапханәсе.
Җитәкче: Абрамова Наталья Витальевна
Элемтә өчен телефон: 38-30-26

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
1. Клубның оештыручысы – Үзәк балалар китапханәсе.
2. Социаль хезмәттәшләре – 22 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.
3. Клуб эше белән клуб советы җитәкчелек итә.
4. Эшчәнлекнең төп принциплары: аңлаешлылык, үткәрелүче чараларда барлык клуб әгъзалары да актив катнаша.
5. Клуб әгъзасы булып 7-11 яшьлек китап сөючеләр тора ала.
6. Клуб әгъзалары клубның барлык төр эшчәнлегендә катнашырга хокуклы һәм аның эшендә катнашырга тиеш.
7. Клубның төп бурычы: шәхеснең экологик культурасын һәм әйләнә-тирә мохиткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
8. Эшнең төп формалары: уйланулар сәгате, зоовикторина, телдән журнал, брейн-ринг һ.б.
9. Клубның төп документлары: устав, паспорт, программа, чаралардан фотолар.

2022 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПЛАНЫ

Үткәрү вакыты

Чараның формасы, исеме, яшь чикләүләре 

Яшь билгеләнеше

Җаваплы

Гыйнвар

Шәһәркүләм иҗади бәйге «Живое рядом» (6+)

4 сыйн.

Абрамова Н. В.

Март

Эко-дайджест «В мире животных новостей» (6+)

4 сыйн.

Абрамова Н. В.

Апрель

Могҗизалар кыры уены «Природа – это ты, природа – это я» (6+)

4 сыйн.

Абрамова Н. В.

Май

Әдәби сәгать «Лесные происшествия Константина Паустовского» (6+)

4 сыйн.

Абрамова Н. В.

Май

Промо-акция «Услышьте зов природы!» (6+)

4 сыйн.

Абрамова Н. В.

Октябрь

Телдән журнал «Здоровый я – здоровая страна» (6+)

4 сыйн.

Абрамова Н. В.

Ноябрь

Экологик белемнәр сәгате «Национальные парки России: удивительные встречи» (6+)

4 сыйн.

Абрамова Н. В.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: